"Бердәм Россия" партиясенең XVIII съезды 7 декабрьдә эшли башлаячак

2018 елның 6 декабре, пәнҗешәмбе

7-8 декабрьдә Мәскәүдә "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең XVIII съезды узачак. Съездда партиянең якындагы чорга өстенлекле бурычлары билгеләнәчәк, шулай ук «Бердәм Россия» Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү һәм партиянең үзәк органнары составында үзгәрешләр кертү буенча карарлар кабул ителәчәк.

Беренче көнне «Яңарту», «Ачыклык», «Партия һәм сайлаулар» дискуссия мәйданчыклары эше узачак. Съездның икенче көнендә дискуссия «Үсеш икътисады», «Тормыш сыйфаты», «шәһәр мохите һәм чиста ил», «авыл территорияләрен үстерү» мәйданчыкларында узачак.

Безнең районнан Партиянең Татарстан төбәк бүлеге делегациясе составында "Бердәм РОССИЯ" партиясе Татарстан төбәк бүлегенең иң яхшы беренчел бүлекчәсе төбәк конкурсы җиңүчесе Дания Бәдертдинова катнашачак.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International