Безнең бадминтончылар - Республиканың Идел аръягы зонасы чемпионнары!

2018 елның 8 ноябре, пәнҗешәмбе

         3 ноябрь көнне Кама Тамагы шәһәр тибындагы поселогында Республиканың Идел аръягы зонасы муниципаль берәмлекләре катнашында бадминтон буенча команда чемпионатының (2003 елгы һәм өлкәнрәк спортчылар арасында) һәм команда беренчелегенең (2004 елгы һәм аннан яшьрәк спортчылар арасында) зона этабы булып узды.

         Кайбыч муниципаль районы бадминтончылары бүгенге көндә әлеге спорт төре буенча үз зоналарында гына түгел, республика буенча да лидерлар рәтендә булуларын тагын бер кат исбатладылар. Безнең район җыелма командасы составында: Алмаз Аблаизов, Илмир Шәмсетдинов, Булат Хуҗин, Фирүзә Хуҗина, Адилә Хөснетдинова (барысы да Борындык авылыннан) һәм Федоровское авылыннан Полина Григорьева 2003 елгы һәм аннан өлкәнрәк спортчылар арасында беренче урынны алды, ә 2004 елгы һәм аннан да яшьрәк спортчылар арасында катнашкан  Руслан Төхбәтуллин, Максим Ситнов, Никита Алексеев, Арина Алексеева (барысы да Федоровское авылыннан) һәм Гүзәл Хәйруллина, Диана Гобәйдуллина, Алсу Шиһапова, Рияз Гыймадиев (барысы да - Борындык авылыннан) хуҗалар командасына бераз гына бирешеп, икенче булды. Безнең ике команда да хәзер Казанда декабрь аенда узачак башка зоналардан чыккан иң көчле командалар катнашында финал этабында чыгыш ясаячак. Спортчыларыбызга уңышлы чыгыш ясауларын теләп калабыз!
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International