"Иҗат rоррупциягә каршы" республика конкурсы старт алды

2018 елның 8 ноябре, пәнҗешәмбе

          30 яшькә кадәрге мәктәп укучылары, студентлар һәм эшләүче яшьләр вәкилләре арасында коррупциягә каршы тематикага ел саен үткәрелә торган «Иҗат коррупциягә каршы» республика иҗади эшләр конкурсы башланды.

          Нәрсә әйтә аласыз? Конкурста катнашучылар үз эшләрен 4 юнәлештә тәкъдим итә алалар: видеоролик, инфографика, рәсем һәм иҗади эш. Соңгы юнәлеш коррупциягә тискәре мөнәсәбәтне чагылдыра торган теләсә нинди эшләрне үз эченә ала, мәсәлән, открытка, шигырь, флешмоб, квест һәм тдп. 
          Нигә миңа бу?  Җиңүчеләр дипломнар һәм призлар алачак, ә аларның эшләре Министрлыкның коррупциягә каршы чараларның реклама кампанияләрендә кулланылырга мөмкин.   
          Заявка кая бирергә? Конкурс материаллары 2018 елның 16 ноябренә кадәр министрлыкның яңа бинасында түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Сафьян урамы, 5 йорт, 307 кабинет яки электрон почта буенча protivcorrupcii@gmail.com. Бер катнашучыдан гаризалар саны чикләнмәгән.
          Кем бәяли? Җиңүчеләрне башкарма һәм закон чыгару хакимиятеннән, иҗтимагый берләшмәләр вәкилләреннән, иҗади эшләр булдыру өлкәсендә экспертлардан торган жюри әгъзалары билгеләячәк.
          Тулырак мәгълүматны кайда белергә? Эшләр һәм бәяләү критерийлары белән конкурс положениесендә түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин http://bit.ly/protivcorrupcii. Оештыручыларга сорауларны электрон почта аша җибәрергә мөмкин protivcorrupcii@gmail.com һәм +79377786108 телефоны буенча биреп була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International