Бу атнаның сишәмбесендә Олы Кайбыч мәктәбендә “Мәгариф” журналыннан Расиха Фәизова һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналының баш мөхәррире Ландыш Нәсыйхова булып киттеләр. Без аларны бик бәйрәмчә каршыладык, чөнки бу көнне ветеран укытучыларны һәм мәктәп хезмәткәрләрен Өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәмгә чакырган идек. Алар мәктәбебез белән таныштылар, укучылар, укытучылар белән аралаштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар, безнең мәктәпнең матурлыгына, чиста, төзек булуына сокландылар.Тиздән республикабыз күләмендә билгеле булган журнал битләрендә үзебезнең хезмәттәшләребезне һәм мәктәбебезне күрербез дип ышанып калабыз