"Торак-коммуналь киңәшләр" «Татарстан 24» каналында

12 июль 2018 ел., пәнҗешәмбе

         12 июльдә 13:30 сәгатьтә  «Торак-коммуналь киңәшләр» программасы узачак.  Программаның махсус кунагы Татарстан Республикасы Росреестр идарәсенең физик затларның милекләрен дәүләт теркәве бүлеге җитәкчесе Энҗе Мөхәммәтгалиева туры эфирда чыгыш ясаячак.

         Энҗе Мөхәммәтгалиева  участокта булган күчемсез милек объектларын теркәргә кирәкме,    мондый төрдәге күчемсез милеккә хокукларны ничек рәсмиләштерергә, нинди документлар әзерләргә һ.б.  сорауларга җавап бирәчәк.

        Һәр кеше кызыксындырган соравын бирә алачак.  Туры эфирның кайнар линия телефоны: (843) 511-99-66, 8-800-500-32-55.

        Программаны 13:30-14:00 сәгатьтә карый аласыз.  Кабатлау 15:30 һәм 19:30 сәгатьтә;  шимбә көнне сәгать 18:30; якшәмбе көнне сәгать 13:30.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования