Кайбыч муниципаль район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Евдокия Малованы 99 яшьлек гомер бәйрәме белән котлады

2018 елның 16 гыйнвары, сишәмбе

Кайбыч муниципаль районы Мәлки авылында гомер кичерүче Евдокия Малова шушы көннәрдә 99 яшьлек гомер бәйрәмен каршы алды.

Әлеге уңайдан аны котларга район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин килде һәм озын гомер иясенә сәламәтлек, җан тынычлыгы теләде, шулай ук истәлекле бүләк  тапшырды.

Гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган Евдокия Малова бүгенге көндә кызы гаиләсендә яши. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International