Бүген Кайбыч районының Колаңгы авылында “Өмет” халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре өлкәннәр өчен “Сак булыгыз: мошенниклар!” темасына дәрес үткәрде.
Үзәкнең бүлекчә җитәкчесе Светлана Нуруллина үзенең чыгышында мошенниклык төрләре һәм төп схемалары хакында сөйләде.
Чара чәй табыны артында төгәлләнде. Соңыннан Үзәкнең микроавтобусы өлкәннәрне өйләренә кайтарды.