"Гөлбакча" балалар бакчасында иң матур көз костюмына конкурс узды

2017 елның 19 октябре, пәнҗешәмбе

Борындык авылының “Гөлбакча” балалар  бакчасында  «Көзге уңыш” бәйрәме ел саен бик күңелле уза. Быел ул “Иң матур көз костюмы” бәйгесен дә үз эченә алды. Конкурс таләпләре буенча, һәр бала көз темасына костюм уйлап табып, шуны бәйрәмдә якларга тиеш иде. Балалар да, әти-әниләр дә бәйрәмгә бик тырышып әзерләнгән. Монда “Көз кызы” да, көзге агач та, яфрак та, яшечәләр дә, җиләк-җимешләр дә, хәтта Көз үзе дә килгән иде. Бәйрәмдә һәр бала үзенең сәләтен күрсәтте: җырладылар, биеделәр, матур шигырьләр сөйләделәр.

Бәйрәмнең икенче өлешендә әзерләп килгән костюмнарга бәя бирелеп,  катнашучыларның барысына да дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International