Татарстан Халыклары дуслыгы йортында Хокукый ярдәм күрсәтү көне үтәчәк

2017 елның 9 октябре, дүшәмбе

25 октябрь көнне Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, Татарстан Халыклар дуслыгы йортында гражданнарга Хокукый ярдәм күрсәтү көне үткәреләчәк.

Чараның максаты – балигъ булмаганнар хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау буенча гражданнарга консультатив, хокукый һәм юридик ярдәм күрсәтү.

Әлеге чарада тармак министрлыклары һәм ведомстволары, балалар хокукларын тәэмин итүче оешмалар, прокуратуралар, Республика Адвокатлар палатасы вәкилләре катнашуы көтелә.

Язылу өчен 8(843) 236-61-49 телефоны аша шалтырату сорала. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International