Кайбыч муниципаль районы

Район мәгариф бүлеге хәбәр итә

14.09.2017

Кайбыч муниципаль районы белем бирү оешмалары укучыларның туклануын район башкарма Комитеты тарафыннан 2016 елның 10 октябрендә кабул ителгән 420нче санлы карары нигезендә оештыра.

Әлеге карар буенча, өстәмә социаль ярдәмгә мохтаҗ укучыларга – аз керемле һәм социаль яктан мадти хәле бик начар, 4 һәм аннан да күбрәк бала булган гаиләләрдә тәрбияләнүче укучыларга ташламалы туклану өчен субсидияләр бирелә.

Һәр белем бирү учагында 5 кешедән торган махсус комиссия төзелергә тиеш. Аның составын мәктәп директоры, педогоглар коллективы һәм ата-аналар комитетыннан вәкилләр тәшкил итә. Комиссия ата-аналардан кергән гаризалар нигезендә аз керемле һәм күп балалалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларның яшәү һәм көнкүреш шартларын тикшереп, аларның матди хәлен ачыклый һәм социаль ярдәмгә мохтаҗ укучылар исемлеген раслый.

 

 

 

 






Copyright © 2003-2017
Хата таптыгызмы? Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз
Яндекс цитирования